Суббота
18.05.2024
10:26
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Средненыртинская начальная школа
Главная Регистрация Вход
»
Меню сайта

Категории раздела
О школе [3]
Документы [6]
Педагогическая копилка [7]
внеклассная работа [5]
Новости [63]
Форум [0]
Родителям [2]
Год учителя 2010 [3]
Методическое объединение [2]
Страничка учеников [6]

Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Главная » Архив материалов
   

                  










  
    Онытмамын сине беркайчан да,
    Изге йортым -минем мәктәбем.
    Биргән белемең һәм тәрбияң өчен
    Сиңа мең-мең рәхмәт әйтәмен.

   3 гыйнвар көнне авыл мәктәбендә укыган барлык авылдашларыбыз  очрашып мәктәп белән саубуллашу кичәсе уздырдык.Башта укыган вакытларны искә төшереп мәктәптә булдык.Аннары кичәбезне авыл клубында дәвам иттек.Мәктәпнең үт ... Читать дальше »
Категория: Новости | Просмотров: 643 | Добавил: www-snirti | Дата: 04.01.2011 | Комментарии (0)

  
     Менә килде Яңа ел.
    Яңа елда йолдызлар да
    Балкыбрак яна ул.
    Әйлән-бәйлән уйнадык,
    Теләштек күп теләкләр.
    Кыш бабай да килеп керде 
    Өләште шәп бүләкләр.
Категория: Новости | Просмотров: 973 | Добавил: www-snirti | Дата: 04.01.2011 | Комментарии (0)

  Хөрмәтле Урта Нырты башлангыч мәктәбендә укыткан укытучылар,
      шушы мәктәптә төрле елларда белем һәм тәрбия алган барлык  
                                   авылдашларыбыз!
     
Сезне 3 гыйнвар көнне 18.00 сәгатькә авыл клубына очрашу кичәсенә    < ... Читать дальше »
Категория: Новости | Просмотров: 597 | Добавил: www-snirti | Дата: 27.12.2010 | Комментарии (0)

   
    
       Кадерле дуслар!
     Сезне Яңа 2011 ел белән тәбрик итәбез!  Эшләрегез , юлларыгыз уң булсын, һәр туачак көнегез кояштай балкып торсын, күңелләрегездә мәрхәмәтлек нуры сүнмәсен.Сәламәт булыгыз!
     Изге уйда ,өйдән - өйгә йөреп,
     Зур ышаныч белән сузып кул,
     Гадел хуҗа булып якты түрдән,
Категория: Новости | Просмотров: 1268 | Добавил: www-snirti | Дата: 16.12.2010 | Комментарии (0)

        

        


                 Кадерле Әниләребез!
 Сезгә йөрәгебездән ташып чыккан ярату, рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Изгелекләрегез, кайгыртучанлыгыгыз, ярдәмегез, безне аңлавыгыз өчен мең-мең р ... Читать дальше »
Категория: Новости | Просмотров: 1117 | Добавил: www-snirti | Дата: 24.11.2010 | Комментарии (0)


  
   Ноябрьга керүгә кышны сагына башлыйбыз.  Чөнки инде яфраклар коелган, көзнең матурлыгы киткән, дөнья каралып калган кебек була.
      Ә бүген җиргә кар ятты, бөтен дөньяны аклыкка төрде.Балалар җыеп куйган җирләреннән чана- чаңгыларын чыгарып, урамда мәш килделәр. Күптән түгел яшенләп явып үткән яңгырны  да белгечләр яхшыга юраганнар. Соңарган яшен - карлы кыш билгесе икән.Шулай булгач карлы кыш көтә безне. Яңа елга да күп калмады. Шатлык- сөенечләре белән уңышлы ел булып  килсен иде ул.
Прикрепления: Картинка 1
Категория: Новости | Просмотров: 545 | Добавил: www-snirti | Дата: 21.11.2010 | Комментарии (0)

    18 ноябрь көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы булып үтте. 1 нче чирек нәтиҗәләре, ирешелгән уңышлар, эшләп бетерәсе эшләр турында  әйтелде. Балаларга  хезмәт тәрбиясе бирү буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды.
   Кечкенәдән үк баланы файдалы эшкә күнектерергә кирәк. Гаиләдә, мәктәп яны бакчасында, күмәк хуҗалыгыбызга булышканда кулдан килгәнчә эшләү - тәрбиянең мәҗбүри шарты.
Категория: Новости | Просмотров: 2554 | Добавил: www-snirti | Дата: 20.11.2010 | Комментарии (1)

   Һәр халыкның милли бәйрәмнәре бар.Аларның күбесе борынгы заманнардан ук- берничә йөз еллар элек барлыкка килгән.Дөньядагы һәрнәрсә үзгәрә: авыл, кием, хәтта табигатьтә. Ә халык бәйрәмнәре үзгәрешсез:буыннан-буынга тапшырыла.
    Иң олуг бәйрәмнәребез-  Корбан гаете . Аны җир шарының бар мөселманнары да зур дулкынлану белән көтеп ала. Бәйрәм уңаеннан 18 ноябрь көнне мәктәптә  корбан ашы узды.Олы Нырты мәчетенең имам-хатыйбы Мансур абый балалар белән очрашты, вәгазьләр сөйләде.Укучылар белгән догаларын укып күрсәттеләр.
Категория: Новости | Просмотров: 698 | Добавил: www-snirti | Дата: 20.11.2010 | Комментарии (0)

   11 ноябрь көнне мәктәпләр арасында  интернет-сайтлар конкурсына йомгак ясалды. Безнең сайт "Иң оригиналь сайт" номинациясенә лаек булды.Мәктәбебезнең сайтын яхшылар исемлегендә күрүебезгә бик шатландык. Тырыштык, тырышлыгыбыз юкка түгел икән.Алга таба да эшчәнлегебезгә уңышлар телибез.
Категория: Новости | Просмотров: 447 | Добавил: www-snirti | Дата: 13.11.2010 | Комментарии (0)

   Менә  беренче  чирек ахырына да якынлашты. Аны укучыларыбыз яхшы күрсәткечләр белән тәмамладылар. 3 ноябрьдан көзге каникул башланды. Күңелле һәм файдалы ял телибез сезгә.
Категория: Новости | Просмотров: 591 | Добавил: www-snirti | Дата: 03.11.2010 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 ... 9 10 »
Архив записей

Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Сайт управляется системой uCoz