Ел да шулай, очар кошлар кебек
Озатып кала мәктәп - изге йорт.
Сабый чакны эзләп бер килербез әле,
Онытма син, мәктәп, безне көт!
Урта Нырты башлангыч мәктәбенең 78 еллык тарихы бар.
Шушы еллар эчендә безнең мәктәптә белем алып укуларын
төрле уку йортларында дәвам итеп үзебездә һәм башка
төбәкләрдә эшләүче авылдашларыбыз бик күп. Шуларның
кайберләре белән танышып китик.
Фурия Хәбибулла кызы Хуҗина 40 ел гомерен сәүдә эшенә багышлый.Икшермә урта мәктәбен тәмамлагач, Казан кооператив техникумына укырга керә.Хезмәт юлын Балык Бистәсе районында башлый. Биредә ул, район кулланучылар җәмгыятендә 10 ел эшләп, гади хисапчыдан баш бухгалтер урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. 1978 елда "Татреспотребсоюз"ның махсус карары белән Саба райпосына баш бухгалтер итеп билгеләнә һәм үзен оста белгеч ,оештыручы итеп таныта.
Аңа 1983 елда "Кулланучылар җәмгыяте отличнигы", 1986 елда "Татарстан республикасының атказанган иктъисадчысы" дигән мактаулы
исемнәр бирелә.
Шакирова Нурзия Хакимҗан кызы Завод-Нырты җидееллык мәктәбен тәмамлап, Сабада укытучылар әзерләү курсларында укыганнан соң , Килдебәк, Оет, Олы Нырты башлангыч мәктәпләрендә балаларны укырга-язарга өйрәтә.Укыту осталыгын камилләштерүгә, үз белемен күтәрүгә даими игътибар бирә. Башта педагогик училищены, соңыннан читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Олы Арташ, Завод-Нырты урта мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты фәненнән укыта. Ул үз һөнәренең чын остасы итеп таныла. Һәр баланың сәләтен, һәвәс -омтылышын үзенә генә хас сизгерлек белән тоеп, индивидуаль эшли, укучысына шәхес итеп карый белә, мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә.
Илгиз Миннехан улы Гаянов, Казан медицина һәм Казан педагогия институтларында белем алганнан соң, Пенза өлкәсендә һәм Түбән Кама хастаханәләрендә табиб хезмәтен башкара, ә 1982 елдан Завод-Нырты урта мәктәбендә биология һәм химия фәннәрен укыта.
Укучылары - район һәм республика олимпиадалары алдынгылары.
Раилә Зөфәр кызы Сәфәргалиева (Минхаҗева) Казан педучилищесын , Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап Урта Нырты башлангыч мәктәбендә укытты.Бүгенге көндә Казан шәһәренең 2 нче гимназиясендә башлангыч сыйныфларда укыта.Үзе укыта торган белем йортының горурлыгы,таянычы, хөрмәткә лаек кешесе.
Илсур Тимерхай улы Мусин Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Урта Нырты авыл клубы мөдире, ә 1986 елдан Завод-Нырты урта мәктәбендә башлангыч хәрби әзерлек укытучысы булып эшли. Мәктәптә эшләп килүче "Светофор "клубына җитәкчелек итә. Әлеге клуб әгъзалары 1995 елдан бирле район ярышларында призлы урыннар яулап киләләр. 1999 елда алар, юл хәрәкәтенең яш инспекторлар слетында җиңеп, район данын республикада яклау дәрәҗәсенә ирештеләр.
Шакиров Илфат Фоат улы 2002 елда Казан дәүләт педагогика университетының математика факультетын тәмамлаган. Завод-Нырты мәктәбендә информатика укытучысы, Олы Нырты җирле үзидарә башлыгы булып эшләде. Хәзерге вакытта Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы вазифасын башкара.
Урта Нырты башлангыч мәктәбен тәмамлап, Завод Нырты урта мәктәбендә укып укытучы һөнәрен сайлаганнар бик күп икән авылдашларыбыз арасында. Кем белә , бәлки алар беренче укытучылары үрнәгендә шушы һөнәрне сайлаганнардыр. Барлап карыйк әле үзләрен.
Нурзия Хәкимҗан кызы Шакирова (Гыйниятова)
Нурания Хәкимҗан кызы Шакирова ( Сәфәргалиева )
Илгиз Миннехан улы Гаянов
Илсур Тимерхай улы Мусин
Раилә Зөфәр кызы Сәфәргалиева (Минхаҗева)
Илфат Фоат улы Шакиров
Гөлназ Илшат кызы Шакирова (Фархиева)
Гөлнар Илшат кызы Шакирова
Дания Әсертдин кызы Габдрахманова (Миннеханова)
Гөлүзә Нәби кызы Кәлимуллина
Рәмилә Наил кызы Галиахметова
Гөлия Наил кызы Галиахметова
Алсу Наил кызы Галиахметова
Алинә Илсур кызы Мусина
Рамил Зөфәр улы Сәфәргалиев
Рафис Зөфәр улы Сәфәргалиев
Рузия Рафаэль кызы Зарипова (Шакирова)
Гөлнара Фоат кызы Шакирова
Айсылу Хәмит кызы Хузина
Игелекле татар мөгаллиме,
Синнән күчә безгә мәрхәмәт.
Йөрәк утың балкып янса гына,
Яшәр иман, яшәр мәхәббәт.
Мәктәп тормышыннан фотографияләр
1982 ел
1987 ел
1997 ел
1999 ел
2005 ел |