Меню сайта |
|
|
Категории раздела |
|
|
Календарь |
« Май 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|
|
Главная » Новости
Урта Нырты авылының 75 ел халыкка
башлангыч белем биргән мәктәбе 2011 елның кыш уртасында яшәүдән туктады. Ялгыз калган мәктәпнең җан авазын ишеткән, шушы мәктәптә белем алган, Мансур абый Арикеев мәкаләсен тәкъдим итәбез.
...
Читать дальше »
|
Яңа 2012 нче елга аяк бастык. Уңышлы, имин ел булсын! Хәерле сәгатьтә!
|
Хөрмәтле дуслар!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа -2012 нче ел белән котлыйбыз!
Һәр туар таң Сезгә бары куанычлар, бәхетле көннәр алып килсен. Киләчәк юлларыгыз гел якты булсын. Һәрчак шат, киң күңелле, көләч йөзле булып калыгыз.
Иске елда калсын көенечләр,
Куян китсен барысын алып!
Өр яңа ел аяк бассын илгә,
Яшәү язсын көн дә куанып!
|
Һәр елны Яңа ел алдыннан авыл клубы каршы әкияти могҗизага әйләнә. Бу тылсымлы дөньяны ясаучы авылыбызның уңган егете Марат Хафизов. Аның кечкенә чактан ук мондый эшләргә һәвәслеге сизелә. Мәктәптә укыганда аның кулы белән эшләнгән сувенирлар, төзәтелгән китап киштәләре, урындык- парталар бик күп була.
Марат! Авылыбызда шундый матурлык тудырганың өчен , күңелле бәйрәмгә яңа ямь өстәгәнең өчен бик зур рәхмәт сиңа! Яңа ел сиңа шатлык-куанычлар, нык сәламәтлек, бәхетле көннәр алып килсен!
|
3 декабрь көнне авылыбызда олы тантана булып узды.Бу- авылыбызга багышланган "Чиратнаем-Урта Нырты" дип исемләнгән өр-яңа җырны тәкъдим итү уңаеннан оештырылды. Җырның сүзләрен авылдашыбыз, хәзерге вакытта Лесхозда яшәүче Сәрия апа Хафизова, ә көен районыбызның үзешчән композиторы Рәйсә Имамиева язды. Рәйсә апа - көчле ихтыярлы, һәрвакыт максатына омтылучан, күңел җылысын, көчен, вакытын кызганмый торган киң кырлы талант иясе. Рәйсә апа актив иҗат итә, шигырьләр, поэмалар, сәхнә әсәрләре, көйләр яза. Шулай ук ул артист та әле. Үзенең матур тавышы, моңлы көе, сәхнәдә үзен тотышы белән авылдашларыбыз күңелендә яхшы тәэсирләр калдырды. Дөньяның матурлыгын, иркенлеген күреп шатланучы, туган илебезне, тормышны яратучы, табигать, кеше, яшәү мәгънәсе турында уйланучы һәм борчылучы гына шундый тирән эчтәлекле, укыган саен укыйсы килә торган әсәрләр яза аладыр.
...
Читать дальше »
|
Яңа уку елы белән, кадерле дуслар!
Быел Урта Нырты авылында 20 укучы бала исәпләнә.
|
Менә туган мәктәбебезне ташлап киткәнгә 3 ай булып килә. Завод-Нырты мәктәбенә тиз ияләштек. Андагы укучылар белән уртак тел таба алдык.Көндәлек режимны гына үзгәртергә туры килде.Автобус белән төшеп китәбез, 4-5 дәрес укыганнан соң түгәрәкләргә йөрибез. Дәресләрне дә мәктәптә хәзерләп кайтабыз.Әйбәт. Тик... авылым мәктәбе барыбер сагындыра шул. Мәктәбем ягына карыйм да, күңелсез булып китә. Моңаеп , безне көтеп утырадыр сыман.Тирәсендә балаларның шат авазлары да ишетелми. Менә тиздән сыерчыклар без ясаган үз ояларына кайтыр. Безне бик юксынырлар инде. Аларның матур итеп сайрауларын таң калып тыңлаучылар кая микән дип аптырар
...
Читать дальше »
|
Онытмамын сине беркайчан да, Изге йортым -минем мәктәбем. Биргән белемең һәм тәрбияң өчен Сиңа мең-мең рәхмәт әйтәмен. 3 гыйнвар көнне авыл мәктәбендә укыган барлык авылдашларыбыз очрашып мәктәп белән саубуллашу кичәсе уздырдык.Башта укыган вакытларны искә төшереп мәктәптә булдык.Аннары кичәбезне авыл клубында дәвам иттек.Мәктәпнең үт
...
Читать дальше »
|
Менә килде Яңа ел. Яңа елда йолдызлар да Балкыбрак яна ул. Әйлән-бәйлән уйнадык, Теләштек күп теләкләр. Кыш бабай да килеп керде Өләште шәп бүләкләр.
|
Хөрмәтле Урта Нырты башлангыч мәктәбендә укыткан укытучылар, шушы мәктәптә төрле елларда белем һәм тәрбия алган барлык авылдашларыбыз! Сезне 3 гыйнвар көнне 18.00 сәгатькә авыл клубына очрашу кичәсенә <
...
Читать дальше »
|
|
|
|
Архив записей |
|
|
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
|