Хөрмәтле дуслар!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа -2012 нче ел белән котлыйбыз!
Һәр туар таң Сезгә бары куанычлар, бәхетле көннәр алып килсен. Киләчәк юлларыгыз гел якты булсын. Һәрчак шат, киң күңелле, көләч йөзле булып калыгыз.
Иске елда калсын көенечләр,
Куян китсен барысын алып!
Өр яңа ел аяк бассын илгә,
Яшәү язсын көн дә куанып!
Сәламәтлегегез какшамасын,
Уңышлар да булып торсыннар!
Якыннарыгыз Сездән җылы алсын,
Таңнар бәхет белән тусыннар!
|