Һәр елны Яңа ел алдыннан авыл клубы каршы әкияти могҗизага әйләнә. Бу тылсымлы дөньяны ясаучы авылыбызның уңган егете Марат Хафизов. Аның кечкенә чактан ук мондый эшләргә һәвәслеге сизелә. Мәктәптә укыганда аның кулы белән эшләнгән сувенирлар, төзәтелгән китап киштәләре, урындык- парталар бик күп була.
Марат! Авылыбызда шундый матурлык тудырганың өчен , күңелле бәйрәмгә яңа ямь өстәгәнең өчен бик зур рәхмәт сиңа! Яңа ел сиңа шатлык-куанычлар, нык сәламәтлек, бәхетле көннәр алып килсен! |