Яңа уку елы белән, кадерле дуслар!
Быел Урта Нырты авылында 20 укучы бала исәпләнә.
Шуларның 9 ы башлангыч сыйныф укучылары. Алар менә шулай матур итеп 1 сентябрь иртәсен каршыладылар. Аннары өр-яңа автобус килеп Завод-Нырты урта мәктәбенә алып китте. Авылым мәктәбе янә ямансулап , мине ташладыгыз мени дигәндәй,үзе генә утырып калды. |