Меню сайта |
|
|
Категории раздела |
|
|
Календарь |
|
|
|
Главная » 2011 » Декабрь » 11 » Чиратнаем-Урта-Нырты
17:54 Чиратнаем-Урта-Нырты |
3 декабрь көнне авылыбызда олы тантана булып узды.Бу- авылыбызга багышланган "Чиратнаем-Урта Нырты" дип исемләнгән өр-яңа җырны тәкъдим итү уңаеннан оештырылды. Җырның сүзләрен авылдашыбыз, хәзерге вакытта Лесхозда яшәүче Сәрия апа Хафизова, ә көен районыбызның үзешчән композиторы Рәйсә Имамиева язды. Рәйсә апа - көчле ихтыярлы, һәрвакыт максатына омтылучан, күңел җылысын, көчен, вакытын кызганмый торган киң кырлы талант иясе. Рәйсә апа актив иҗат итә, шигырьләр, поэмалар, сәхнә әсәрләре, көйләр яза. Шулай ук ул артист та әле. Үзенең матур тавышы, моңлы көе, сәхнәдә үзен тотышы белән авылдашларыбыз күңелендә яхшы тәэсирләр калдырды. Дөньяның матурлыгын, иркенлеген күреп шатланучы, туган илебезне, тормышны яратучы, табигать, кеше, яшәү мәгънәсе турында уйланучы һәм борчылучы гына шундый тирән эчтәлекле, укыган саен укыйсы килә торган әсәрләр яза аладыр. Сәрия апа Хафизова нәкъ менә шундыйлардан. Бер шигырендә ул болай яза: Шигырь кайчан туа? Шигырь кайчан туа җанда? Яраткан чакта туа. Хисләреңне күңелеңдә Яңарткан чакта туа. Шигырь кайчан туа җанда? Шатлыктан шашкан чакта, Хыялларың чынга ашып, Ал таңнар аткан чакта. Шигырь кайчан туа җанда? Бурап, кар яуган чакта, Язгы кояшка елмаеп, Бөре ачылган чакта. Шигырь кайчан туа? диләр. Моңсу көз килгән чакта, Агачлардан сагыш тулы Яфраклар төшкән чакта. Шигырь туа шул чагында - Изгелек кылган чакта. Туган илдә, туган җирдә Иминлек булган чакта.
Хөрмәтле Рәйсә апа һәм Сәрия апа! Без сезгә бик зур рәхмәтебезне белдерәбез! Киләчәктә дә үзегезнең күңел ялкыныгыз белән безне ныграк җылытырга, матур җырларыгыз, шигъри сәйләннәрегез белән күп тапкырлар безне шатландырырга язсын сезгә. Нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, озын гомер телибез.
|
Категория: Новости |
Просмотров: 927 |
Добавил: www-snirti
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
Архив записей |
|
|
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
|