Менә туган мәктәбебезне ташлап киткәнгә 3 ай булып килә. Завод-Нырты мәктәбенә тиз ияләштек. Андагы укучылар белән уртак тел таба алдык.Көндәлек режимны гына үзгәртергә туры килде.Автобус белән төшеп китәбез, 4-5 дәрес укыганнан соң түгәрәкләргә йөрибез. Дәресләрне дә мәктәптә хәзерләп кайтабыз.Әйбәт. Тик... авылым мәктәбе барыбер сагындыра шул. Мәктәбем ягына карыйм да, күңелсез булып китә. Моңаеп , безне көтеп утырадыр сыман.Тирәсендә балаларның шат авазлары да ишетелми. Менә тиздән сыерчыклар без ясаган үз ояларына кайтыр. Безне бик юксынырлар инде. Аларның матур итеп сайрауларын таң калып тыңлаучылар кая микән дип аптырарлар. Бакча яшеллеккә күмелер, шомыртлар ап-ак чәчәккә төренер... |