Мин ,Фәйзуллина
Инзилә, 2007 нче елның 1 сентябрендә Урта Нырты мәктәбенә укырга кердем. Без
класста 4 укучы укыйбыз,ә мәктәбебездә 7 бала белем ала. Безнең класс дус,тату.
Безне 1 нче класска Фирдания апа белән Рафис абый каршы алдылар. Алар үз
эшләренең осталары. Безне язарга,укырга,җырларга өйрәттеләр. Менә хәзер безгә
мәктәпне калдырып китәр вакыт җитте. Без алга таба Завод Нырты мәктәбендә белем
алачакбыз. Ләкин без барыбер,үзебезнең беренче мәктәбебезне, беренче
укытучыларыбызны мәңге онытмабыз. Алга таба аларның йөзләренә кызыллык
китермәбез, тырышып укырбыз. Хуш мәктәбем, сау бул!!! |