Менә шулай очар
кошлар кебек Озатып кала
мәктәп изге-йорт.
Менә мәктәп белән
саубуллашыр чак җитте.Мәктәптә безгә бик кызык иде.Мин үземә бик күп дуслар
таптым. Мин бер көн генә мәктәпкә килмичә торсам, аның һәр агачы , һәр нәрсәсе мине
сагындыра иде...
Мәктәпнең
табигате бик матур.Анда агачлар бик күп.Аларның һәрберсендә диярлек сыерчык оялары эленеп тора.
Без хәзер Завод-Нырты мәктәбенә китәчәкбез.
Ул мәктәптә без
белемнәребезне тагын да арттырырбыз,дусларны тагын да күбрәк табарбыз.
Мәктәптә булган
кызыклы вакытларны,дусларыбызны,укытучыларыбызны онытмабыз.
ХУШ, МИНЕМ МӘКТӘБЕМ!
Таңсылу Сәфәргалиева |