Мин мәктәбемне
бик яраттым. Анда бик матур, җылы һәм якты.Анда бик күп кешеләр укып чыккан.
Минем беренче укытучым Фирдания апа бик
әйбәт, ул шундый сабыр, тырыш, безнең өчен җан атып тора. Ул мине беренче
сыйныфтан нәни кулларымнан тотып язарга, санарга, укырга өйрәтте.
Иптәшләрем белән без бик тату. Кирәк чакта
бер-беребезгә булышабыз, ярдәм итәбез. Бәйрәмнәрне бик матур, күңелле
үткәрәбез. Менә хәзер яңа ел бәйрәменә әзерләнәбез. Аннан соң мәктәп белән
саубуллашу кичәсе була. Яраткан мәктәбемнән бер дә аерыласы килми минем.
Сау бул , мәктәп,
Безне юл көтә.
Канат үстергән лачыннар
Оядан китә.
Илназ Файзуллин |